30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
2017 елда ана капиталы суммасы шул килеш кала
"Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип белдергән министр. 2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала, дип белдерә РИА "Новости"РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама белән. "Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр. Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына әлеге мәсьәлә...
-
Алма белән әфлисун вареньесы рецепты
Кирәк: Алма - 1 кг, әфлисун - 0,5 кг, шикәр комы - 0,5 кг. Әзерләү ысулы: Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз....
-
Рус теленә караганда, татар телендә сөйләшүгә энергия азрак сарыф ителә – Фирдүс Дәүбаш
Язучы һәр әсәрнең үз теле, аны тәрҗемә итү авыр, дип саный. Русча сөйләү татарча сөйләүгә караганда энергияне күбрәк сарыф итә. Язучы Фирдүс Дәүбаш шулай дип саный. "Без бәхет өчен яратылган" дигән әсәремне 4-5 тапкыр чыгардым. Ул һәрвакыт күз ачып йомганчы тарала барды. Аннан соң мин аны "Мы рождены для счастья"...
-
Күпбалалы гаиләләргә дәүләт күбрәк түли башлаячак
Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә,...
-
Бөгелмәлеләр, иртәгә бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
1 октябрь, шимбә көнне, шәһәребезнең Үзәк мәйданында, иртәнге сәгать 8дә көзге ярминкә ачылачак. Сатуда яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары, төрле ярмалар, шулай ук тере балык, кош-корт та булачак. Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз.
-
Татарстанда террорчылык һәм экстремизмга каршы сайт эшли башлады
Сайтта "Теракт булганда үзеңне ничек тотарга" дигән рубрика, Россиядә эшчәнлеге тыелган террорчылык һәм экстремистик оешмалар исемлеге бар. Бүген "Хозур" нәшрият йортында "Экстремизм. Яшьләр карашы" темасына түгәрәк өстәл утырышында "Ислам террорга каршы" сайты тәкъдим ителде. Террорчылык проблемалары яктыртучы Татарстандагы бердәнбер портал "Хозур" нәшрият йорты, Диния нәзарәте, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы...
-
Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе ВИДЕО
Бөгелмә шәһәре Бәдр мәчетендә узган Корбан ашы мәҗлесеннән Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе
-
Коръән-хафизлар бәйгесе уздырылачак
Быел Татарстанда зур чара - Коръән-хафизлар бәйгесе уздырылачак. Анда теләгән һәркем катнаша алачак. "Бәйге өч турда үтәчәк. Беренчесе, октябрьдә республикада исәпләнгән 49 мөхтәсибәттә, икенчесе - ноябрьдә 7 казыятта, ә өченчесе - йомгаклау өлеше декабрьдә Казанда, Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә туры китереп, ир-егетләр өчен - Галиев мәчетендә уздырылачак, хатын-кызлар Зәңгәр...
-
Татарстанда өстәмә яллар бетерелде
"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы канунга үзгәрешләр кертелде. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге канунның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы документ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Документта "ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә" дигән сүзләр хәзер канунда "ял көннәренә өстәмә ял көннәре бирелми" дигән сүзләр белән алмаштырылган. Шулай итеп,...
-
"Ел хәйриячесе" республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Ел дәвамында хәйрия ярдәме күрсәткән һәр татарстанлы үз кандидатурасын тәкъдим итә ала. "Ел хәйриячесе" республика конкурсына заявкалар кабул ителә башлады. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ел дәвамында республика террриториясендә хәйрия ярдәме күрсәткән яисә икътисад, экология, мәгариф, мәдәният, дин һәм башка социаль әһәмиятле пробелмаларны...
-
Бөгелмәлеләр этнографик диктант язуда катнаша алачак
4 октябрь көнне Россия Федерациясенең бурлакы субъектларында да, шул исәптән Татарстанда да зур этнографик диктант акциясе узачак. Диктант язуда, нинди белемле булуына карамастан, 15 яшьтән алып, рус телен белүче һәркем катнаша ала. Диктантның биремнәре 30 сораудан торачак. Билгеле бер вакыт аралыгында бер үк төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк булчак....
-
Синең кешеләрең, Бөгелмә!
Татар мәдәният үзәгендә һәр ел саен халкыбыз өчен зур хезмәт күрсәткәт милли җанлы шәһәрдәшләребезне зурлау, олылау күркәм традициягә әйләнде. Яшь буын вәкилләрен нәкъ менә алар үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куя мондый күркәм чаралар. Бу ел исә "Алар - безнең горурлыгыбыз" дип аталган бәйрәм кичәсе Бөгелмә шәһәренең 235 еллык юбилее кысаларында...
-
Бөгелмә яшьләре: "Экстремизмга - юк!"
Станислав Недобежкин, "КНИТУ" Бөгелмә филиалының җәмәгатьчелек элемтәсе менеджеры: Институтыбызда яшьләр актив. Без һәр истәлекле датага берәр чара уздырырга тырышабыз. Экстремизм, террорчылык темаларына аеруча басым ясап тукталабыз. Мәсәлән, Лениногрск шәһәрендә узган I Халыкара фәнни-практик конференциядә Елена Яркова -1 нче урынга, ә Ангелина Гришко 3 нче урынга лаек булды. Алар "Заманча Россиядә...
-
Бөгелмәнең хокук саклау органнары террорчылыкка каршы көрәштә иң активлардан
Дина Юнысова, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе: - Милләтара бәйләнешләр, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору законнары үтәлешен без даими рәвештә тикшереп торабыз. Бөгелмәдә халык күп җыела торган объектлар 190нан артык. Моңа мәдәният объктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары керә. Аларның һәрберсендә әлеге законнар нигезендә террорчылыкка каршы көрәш буенча барлык кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Һәм...
-
Тәртип саклау органнары экстремизмга каршы
Роман Водников, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрчеләрне эзләү бүлеге начальнигы: - Бездә барысы да контрольдә. Җирле матбугат, дини китаплар сатучылар, китап сату нокталарына аерым басым ясыйбыз. Аларда экстремизм темасына мәгълүмат булырга тиеш түгел. Тикшерүләр уздырып торабыз. Моннан тыш социаль челтәрләрне дә барлыйбыз. 7 июль көнне "Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә шартлаткыч...